11 октябрь 2019 яңалыклары
-
Буалылар, Санлы телевидение приборларына компенсация алырга ашгыгыз
Буалылар, беләсезме? Санлы телевидение тапшыруларын карар өчен аңа приставка һәм антенна сатып алган очракта аерым категория гражданнарга компенсация бирелә.
-
Буаның кайсы авылында чуен белән бәрәңге пешерәләр? (+ фото)
Югары Лашчы авылы мәдәният йортында мәктәп укучыларын кунакка чакырып бәрәңге бәйрәме үткәрделәр.
-
Буаның Болын урамы проблемасы тигезсезлек һәм тротуар кирәк
Кайдадыр юллар булмаудан зарлансалар, шәһәрнең Болын урамында яшәүчеләр аның тигез һәм тоткарлыксыз булуыннан аптырыйлар. Ничекме? Моннан ике ел элек аларның гозере буенча яңа ясалган юлдан автомобильләрнең куып йөрүе, яшәүчеләр өчен куркыныч булуы турында язма бастырылган иде. Әлеге материалда белгечләр бу проблеманы өйрәнеп, хәл ителәчәгенә ышандырган иделәр. Шушы көннәрдә алар кабат редакциягә мөрәҗәгать итте, ник безнең проблема һаман хәл ителмәгән, дип.
-
Буада Г. Исхакый урамын яшелләндерәләр (фоторепортаж)
“Алтынчәч” балалар бакчасы мөдире Алена Горелова җитәкчелегендәге коллектив иртүк урманчылардан миләш үсентеләрен алып кайтып, үз территорияләренә аларны утыртып та куйдылар.
-
Буаның элеккеге прокурор урынбасары күрше район прокуратурасын җитәкләячәк
Ун ел Буа, соңгы бер елда Тәтеш районы прокуроры урынбасары вазыйфасын башкарган Алмаз Сөләйманов РФ Генераль прокуроры боерыгы нигезендә Кайбыч районы прокуроры вазыйфасына билгеләнде.
-
Буада туулар һәм үлемнәр статистикасы. Кимибезме? Артабызмы?
Райн ЗАГС бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның тугыз ае эчендә Буада 224 бала туган (узган елның шул чорындагыдан 49га ким), 460 кеше үлгән (былтырның шул чоры белән чагыштырганда 52гә ким).
-
Буада депутат кабул итә
16 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә Буа шәһәре, Ленин урамы, 52 йорт адресы буенча “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты бинасында ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Рәүф улы Гайзатуллин гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итә.
-
Буалы хатын-кыз акча көткәндә акчасыз калган
Район эчке эшләр бүлегеннән алынган мәгьлүматларга караганда, 2 октябрь көнне шәһәрдә яшәүче 1956 елгы Т.га таныш түгел хатын-кыз шалтырата.
-
Буадан Камил Вәлиев эстрада йолдызларынна мастер-класс ала (фоторепортаж)
Без Буада яшәүче яшь җырчы Камил Вәлиевның “Шаян ТВ” телеканалы оештырган “Сәйлән” бәйгесендә катнашуын язган идек.
-
Татарстанда 4 меңнән артык кеше күчмә сырхауханәләрдә медицина тикшерүе үтте
Нәтиҗәдә 1300дән артык кеше өстәмә тикшерүгә җибәрелгән, ә 200ләп кеше хастаханәгә яткырылган. Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/11/195110/